Содержимое
Русия думасы хәрби хезмәт белән бәйле берничә канун өлгесе кабул итте: ✔️Хәрби хезмәткә ел әйләнәсе чакыру турында канун өлгесе икенче укылышта кабул ителде. 2026 елдан башлап хәрби чакыру даими рәвештә 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр барачак. Моңа кадәр ул ике чорда гына үткәрелә иде: язгы чакыру — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, көзгесе — 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. ✔️Хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон повестка килгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча хәрби комиссариатка килү мәҗбүрияте турында төзәтмә дә кабул ителде. ✔️Бүген Русия думасы шулай ук “махсус хәрби операциядә” катнашкан һәм 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр контракт төзегән кешеләргә ветеран статусы бирү турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Бу канун гамәлгә кергәч, сугышка Русия төрмәләреннән җибәрелгән сугышчылар дә ветеран статусын алачак.