TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29240

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры446Количество просмотров
Опубликован21 окт.21.10.2025, 13:31
Содержимое поста

Содержимое

Заманында Башкортстанда төрле вазифалар алып торган, республика башлыгы Радий Хәбировның якын дусты саналган, соңрак республикадан читкә киткән Ростислав Морзаголовны "ят агент" буларак Юстиция министрлыгына хисап бирмәгәне өчен 40 мең сум штрафка тартканнар. Бу хакта "Однажды в Башкирии" Telegram каналы яза. Карар әле үз көченә кермәгән, аны мәхкәмәгә шикаять итеп була. ▪️Быел июльдә Уфадагы мәхкәмәгә чит илдә яшәүче Морзаголовны читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Аңа кадәр Морзаголовка дәүләтара эзләү игълан ителде ▪️2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән китте. ▪️2020 елның августында Куштауны яклап көрәшкән җәмәгатьчелек Ростислав Морзаголовны экология активистларына пычрак атуда, алар турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде. @azatliqradiosi