Содержимое
❗️Тимер юлда терактта гаепләп, Татарстаннан өч үсмерне сак астына алганнар Бөгелмә шәһәре янында реле җайланмасы шкафларына ут төртүдә гаепләнеп, өч балигъ булмаган егет сак астына алынган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәкара транспорттагы тикшерү идарәсе хәбәр итә. Тикшерү версиясенә күрә, 2025 елның августында Лениногорски көллиятендә укучы ике 16 яшьлек һәм унынчы сыйныфта укучы 15 яшьлек үсмергә акча түләү вәгъдәсе белән чит илнең махсус хезмәтләре реле шкафына ут төртергә кушкан. Моның өчен аларга 24 мең сум акча вәгъдә ителгән, әмма соңыннан бу акча түләнмәгән. Янгын чыкканнан соң үсмерләрне полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган диелә. ▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиянең йөздән артык үсмерен террорчылыкта һәм экстремизмда гаепләгәннәр. Алар Росфинмониторинг исемлегенә кертелгән. ▪️Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар. @azatliqradiosi