TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29242

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры454Количество просмотров
Опубликован22 окт.22.10.2025, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: ➡️Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киевта ким дигәндә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Киев хәрби хакимияте хәбәр итә. Һөҗүмнәр шәһәрнең төрле җирләренә ясалган. Шулай ук Запорожье өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше яраланган, барлыгы ике мең кеше утсыз калган. ➡️Мордовиядә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер ширкәткә зыян килгән дип хәбәр итте губернатор Артем Здунов. Astra басмасы язуынча, сүз Сарански механик заводы турында бара. Анда шартлаткыч матдәләр дә җитештерелә. ➡️Дроннар шулай ук Махачкалага һөҗүм иткән. Дагыстан башлыгы Сергей Меликов сүзләренчә, һөҗүм бер ширкәткә ясалган. «ВЧК-ОГПУ» телеграм каналы язуынча, сүз «Дагнотех» нефть эшкәртү заводы турында була ала. Supernova+ украин каналы заводка һөҗүм кадрларын чыгарды. Шулай ук ачылышка әзерләнгән сәүдә үзәге дә зыян күргән. ➡️ХӘМӘС төркеме Израилгә тагын ике тотыкның мәетен тапшырган. Бу хакта Times of Israel хәбәр итә. Хәзерге вакытта Газзә сызыгында тотыкларның 13 мәете кала. ➡️Бүген К. Тинчурин исемендәге театр труппасы Г. Камал театрының элекке бинасында беренче спектаклен күрсәтәчәк. Режиссер Айдар Җаббаров "Хыял артыннан" мюзиклын тәкъдим итәчәк. @azatliqradiosi