Содержимое
❗️Федерация шурасы сенаторы русияләргә пенсия өчен акча җыюны 14 яшьтән үк башларга киңәш итә Федерация шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Наталья Косихина үсмерләргә инде мәктәптә укыган чорда ук рәсми рәвештә эшкә урнашырга кирәк дип саный. Аның сүзләренчә, бу инде яшьтән үк пенсия балларын җыю өчен кирәк. Юкса кешеләрне "фәкыйрь картлык" көтә икән. Бу хакта "РИА Новости" яза. Косихина әйтүенчә, рәсми эшкә урнашканда хезмәт стажы инде 14 яшьтән үк исәпләнә башлый. Ул ата-аналарны моңа җитди карарга чакырды. ▪️Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә. ▪️Татарстан да хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар диелде. ▪️2023 елның көзендә Татарстан парламенты зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итте. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр. "Хәзерге заман икътисади чынбарлыгында бу өлкәләрдә югары квалификацияле эшчеләрне әзерләү бик кирәк", дип искәртте депутатлар. ▪️Ә узган ел мартта Татарстан Дәүләт шурасы үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләргә рөхсәт итү тәкъдимен карауны кичектерде. @azatliqradiosi