Содержимое
Азатлык хисабы: Татарстан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык сугышчы үлгән Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 14 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз. 22 октябрьгә без Татарстаннан кимендә 6456 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 7612 үлгән хәрби исеме бар. Шул ук вакытта, бер ел элек (10 октябрь) безнең хисапта ике республикада без тапкан үлемнәр саны 6 меңнән арткан иде. Димәк, соңгы бер елда табылган үлемнәр саны яртысыннан күбрәк, 8 меңгә артты. Бу соңгы елда үлемнәр турында хәбәрләрнең никадәр ешаюын ачык күрсәтә. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi