TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
Содержимое поста
Содержимое
Русиядә телеграм эшләми башлады дигән хәбәрләр килә. Сездә нихәл? Шулай ук Apple-ның FaceTime мессенджерыннан да шалтыратулар авырлашкан. Бүген иртәнге якта кайбер төбәкләрдә WhatsApp һәм Telegram эшен “өлешчә чикләү” турында Роскомнадзор белдергән иде. Имеш, бу мессенджерлар “алдау, акча талау, диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүдә төп платформаларга әйләнгән” “Интернетны яклау җәмгыяте” фонды мөдире Михаил Климарев фаразлавынча, ихтимал Роскомнадзор Telegram һәм WhatsApp шалтыратуларын тыюның яңа ысулын сынап карый. Comnews Research ширкәте партнёры Леонид Коник фикеренчә, бу хәл техник “куркынычларга каршы тору системнары” (ТСПУ) эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин.