Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 октябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹АКШ «Лукойл», «Роснефть» һәм аларның 34 кече ширкәтенә каршы санкцияләр кертте. АКШ Финанс министрлыгының чит ил активларын контрольдә тоту идарәсе белдерүендә әйтелгәнчә, бу чаралар Путинның «мәгънәсез сугышны туктатудан баш тартуы» белән бәйле. 🔹Доналд Трамп Путин белән очрашу булмаячагын рәсми рәвештә раслады. «Миңа бу дөрес түгел кебек тоелды. Без кирәкле нәтиҗәгә ирешә алмабыз дип уйладым, шуңа күрә очрашу булмаячак», — диде АКШ президенты журналистларга. Әмма киләчәктә мондый очрашу барыбер узачак, дип өстәде. 🔹Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәрендәге заводтагы шартлауда һәлак булганнар саны тугыз кешегә җитте, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Алексей Текслер. Тағын ким дигәндә биш кеше яраланган — төгәл мәгълүмат җимерекләрне аралаганнан соң билгеле булачак. 🔹Төньяк Корея һипертавышлы корал сынаган. Корея Үзәк телеграф агентлыгы хәбәр итүенчә, һипертавышлы ике ракет Пхеньяннан очырылган һәм Төньяк Хамгён төбәгендәге Квэсан тавы итәгендәге һәдәфкә бәрелгән. 🔹Камал театрының иске бинасында кичә Тинчурин театры беренче спектаклен күрсәтте. Театрның сентябрьдә билгеләнгән баш режиссёры Айдар Заббаров тамашачыларга «Хыял артыннан» мюзиклын тәкъдим итте.