Содержимое
Татарстаннан өч ширкәт, аерым алганда "Таиф", Нәфис Косметикс" һәм "Татспиртром" бетү куркынычы янаган ак барсларны (ирбис, кар барсы) саклау проектына кушылган. Бу хакта "Кар барсы" үзәге белән Казанда килешү имзаланган дип хәбәр итә РБК. Килешүдә сирәк очрый торган барсны яклау-саклау чараларын финанслау күздә тотыла. Акчалар экспедицияләргә, ак барсларны тоту, фәнни үзәкне тәэмин итү һәм әлеге төрне күзәтеп бару өчен тотылачак. Тикшеренү өлешен Казан федераль университеты үз өстенә алачак. Татарстан экология министрлыгы Александр Шадриков сүзләренчә, Русиядә ким дигәндә 90 барс сакланган һәм республика аның популяциясен арттыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. ▪️1992 елда кабул ителгән Татарстан дәүләт туграсында канатлы ак барс символы тасвирланган. Гербның рәссамы Риф Фәхретдинов аңлатканча, болгарларның туграсында да барс ясалган була. @azatliqradiosi