Содержимое
Энгел Фәттахов: "2016-2017 еллардан бирле республикада миңа каршы көчләр эшләде 21 октябрьдә Минзәлә районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, элекке мәгариф министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттаховка каршы ачылган җинаять эше нигезендә утырыш башланып китте. Анда Фәттаховның нәрсәдә гаепләнүе турында сөйләнде. Ләкин күпләрнең игътибарын бу түгел, ә Фәттаховның 10 минутлык чыгышы җәлеп итте. Фәттахов үзенә каршы көчләрнең республикада инде 2016-2017 елларда ук эшләвен әйтте. "Әлеге көчләр мине мәгариф министры вазифасыннан төшерүгә ярдәм итте. Татар теле турындагы бәхәсләр моның өчен яхшы сәбәп булды. Шул ук көчләр Актаныш районы башлыгы вазифасыннан төшерде. Пенсиягә чыгарыма бер ел калган иде. Хәтта район белән дә җитәкчелек итә алмыйм дигән формулировка белән китү турында гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Бу бит әлеге вазифада 20 ел уңышлы эшләүдән соң...", дип китерә Фәттахов сүзләрен "Бизнес Онлайн". Элекке министр Актаныш зиратында кабер өстенә куелган тәрене кисеп ташлау вакыйгасын да искә алды. Фәттахов фикеренчә, тәре кисү вакыйгасын да аңа каршы торган көчләр оештырган булуы ихтимал. Әмма Фәттахов үзенә каршы көчләрнең кем булуын атамады. Сәясәт белгече Руслан Айсин Фәттахов республикадагы куәт оешмалары турында сөйли дип саный. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradio