TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29264

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры498Количество просмотров
Опубликован24 окт.24.10.2025, 12:11
Содержимое поста

Содержимое

«Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова вазифасыннан китә, аның урынына Ильяс Гафаровны куялар Татарстан Мәдәният министрлыгы «Татаркино» мөдире Миләүшә Айтуганова белән килешүне озайтмаган. Моны министр Ирада Әюпова "Реальное время"га раслаган. Айтуганова урынына Ильяс Гафаров киләчәк. Ул — танылган продюсер, Yummy Music музыкаль лейблына нигез салучы, «Иттифакъ» беренче татар рэп-төркемен төзүче, Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале оештыручысы. Айтуганова «Татаркино»ны 2017 елдан җитәкләде. Моңа кадәр ул телевидение һәм радиода эшләде, 2002–2016 елларда ТНВ каналының беренче урынбасары һәм баш продюсеры булды. Шулай ук ул Казан халыкара «Алтын Мөнбәр» кинофестиваленең башкарма мөдире, һәм «Байгал», «Мулла», «Тапшырылмаган хатлар» кебек фильмнарның продюсеры буларак билгеле. «Татаркино» — Татарстанда кинематография үсеше өчен җаваплы төп дәүләт оешмасы. Ул кино җитештерү, фильмнар күрсәтү, фестивальләр, форумнар, иҗади очрашулар оештыру һәм Русия төбәкләре белән, шулай ук чит илләр белән мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү белән шөгыльләнә. Атна башында Татарстан мәдәният министрлыгы шулай ук Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән дә килешүне озайтмады. Тулырак 👉монда укыгыз.