Содержимое
Медиа: тарихчы Айрат Фәйзрахманов Милли музейны җитәкләргә мөмкин Татарстан Милли музейның яңа мөдире булып тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов җитәкләргә мөмкин. Бу хакта үз чыганагына сылтанып, Бизнес-Онлайн яза. Басма мәгълүматына күрә, дүшәмбедән Фәйзрахманов Милли музей мөдиренең урынбасары булып билгеләнәчәк. Алга таба аны мөдир урынына кую планлаштырыла диелә. Хәзерге вакытта Фәйзрахманов Татарстан Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеген җитәкли. Элегрәк, бу атнада Татарстан Мәдәният министрлыгының Милли музей мөдире Алиса Вяткина белән килешүне озайтмаячагы билгеле булды. Ул оешманы 2022 елдан җитәкләгән. Айрат Фәйзрахманов — тарих фәннәре кандидаты, озак еллар дәвамында Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары булды. Форумның "Акыл факбрикасы", "Ачык университет" кебек проектларын башлап җибәрде. Татар тарихын популярлаштыруда актив катнашучы җәмәгать эшлеклесе. Тулырак 👉монда укыгыз.