Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 27 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Украина кораллы көчләре вәкиле Роберт Бродви Белгород су саклагычына һөҗүмне раслады. Нәтиҗәдә су дәрәҗәсе бер метрга кимегән. Элегрәк буага зыян күрүе өлкә губернаторы Вячеслав Гладков та раслаган иде. Ул кайбер авылларны су басу куркынычы барлыгын әйтте. 🔸Кичә төнлә Мәскәүгә дроннар һөҗүм итте. Шәһәр мэры Сергей Собянин сүзләренчә, барлыгы 30 дрон бәреп төшерелгән. Домодедово һәм Жуковский һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Шаһитләр Серпуховтагы нефть базасында янгын чыккан дип хәбәр итте, әмма ширкәт җитәкчелеге бары ягулык ташучы буш бензовоз янганын һәм аны тиз арада сүндерүләрен әйтте. 🔸Литва Беларус белән чикне япты. Соңгы вакытта Литва һава киңлегенә еш кына Беларустан җибәрелгән метеозондлар үтеп керә. Бу контрабандачылар эше булырга мөмкин дип фаразлана. Илнең кризислар белән идарә итү дәүләт үзәге белдерүенчә, бүген чикне озак вакытка ябу мәсьәләсе каралачак. 🔸Япониядә беренче тапкыр төрки халык вәкиле - Көнчыгыш Төркестаннан булган уйгыр Әрфия Эри депутат һәм яңа хөкүмәттә вазифага билгеләнгән. 🔸Бүген Вахитов район мәхкәмәсендә журналист Искәндәр Сираҗига ачылган җинаять эшенә бәйле чираттагы мәхкәмә утырышы узачак. Бу хакта "Сираҗи бәян итә" дип исемләнгән Telegram-каналында аның хатыны Эльмира Сираҗи хәбәр итә. "Коллегаларны һәм барлык битараф булмаучыларны чакырып калабыз, утырыш ачык була. Сираҗины һәм адвокат Барлеваны һөнәри эшчәнлекләре өчен хөкем итәләр", диелә хәбәрдә. @azatliqradiosi