Содержимое
Апелляция мәхкәмәсе Мәскәү өлкәсе Можайски шәһәрендә "Ватаным" җирле дини оешмасын ябу турындагы элек чыгарырлган карарны үзгәрешсез калдырган. Islamnews язуынча, шуңа да карамастан мөселман җәмгыяте вәкилләре көрәшүне дәвам итмәкче. "Без хокукларыбызны яклауда мөмкин булган барлык кануни юлларны кулланачакбыз", дигән адвокат Лариса Алиева. Оешма вәкилләре кассациягә шикаять әзерләвен раслады. "Шикаять итү өчен юридик нигез бар һәм без барлык дәрәҗәдә дини оешма мәнфәгатьләрен якларга өметләнәбез", ди алар. Оешманы ябуга формаль сәбәп булып документлардагы хата тора диелә. Оештыру җыелышындагы документта чара узар алдыннан өч көн элек үлгән кешенең исеме язылган булган. Адвокат сүзләренчә, кворум булганда документтагы әлеге хата оешманы ябуга сәбәп була алмый. Мөселман җәмгыяте канунны бозмады, аның эшчәнлеге куркыныч тудырмый ди ул. Бу инде дини оешмаларны ябуның беренче генә очрагы түгел. 2024 елда куәт оешмалары Мәскәү өлкәсендә 21 мөселман дини оешмасын тикшергән һәм шуларның 13-ен япкан. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең төбәк куркынычсызлык идарәсе хәбәр иткән иде. Куәт оешмалары 13 гыйбадәт йортында хокук бозулар ачыклаган. Шуннан соң аларны ябарга карар кылган. Алар арасында Красногорски, Котельники, Люберцы, Лобня, Дзержински, Королев, Раменское, Серпухов һәм Фрязино шәһәрләре бар. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi