Содержимое
Русия төбәкләрендә контракт төзеп Украинадагы сугышка китүчеләрнең акчасын киметәләр Оренбур өлкәсендә "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә түләүне биш тапкырга киметкәннәр. Элек ике миллион сум булса, хәзер 400 мең сумга калган. Сарытау өлкәсендә 2,2 миллион сум түләгән булсалар, хәзер 450 мең сум бирәчәкләр. Элек Петербурда 1,6 миллион сум түләүне бетерү турында карарны бер көндә кабул иткәннәр иде. Хәрбиләр бу хакта сугышка киткәч кенә белде. Элек Татарстан хакимияте Русия саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2,7 миллион сумнан 400 мең сумга кадәр төшерде. Башкортстан да җәй башыннан китүчеләргә 600 мең сумга кимрәк акча түли башлады. Радий Хәбиров контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалады. ▪️Башкортстан һәм Татарстан — Украинадагы сугышта һәлак булганнар саны буенча алдынгыларның берсе. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүматка күрә, 2022 елның 24 февраленнән башлап ике республикадан 14 меңнән артык сугышчы һәлак булган. @azatliqradiosi