Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 29 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Чәршәмбегә каршы төндә Украина кораллы көчләре ким дигәндә өч нефть эшкәртү корылмасына дроннар белән һөҗүм иткән. Бу Ульян өлкәсе Яңа Спасскидагы «НС-Ойл», Мари Иле республиксы Табашино авылындагы Мари нефть эшкәртү һәм Ставрополь төбәге Буденовскидагы "Ставролен" нефтехимия ширкәте. "Эхо Москвы язуынча, шаһитләр шартлаулар һәм янгыннар турында белдергән. 🔸Солых килешүенә карамастан, Израил саклану армиясе кичә Газзә сызыгына берничә һөҗүм ясады. Моңа ХӘМӘСнең тотыкларның мәетен кайтару белән бәйле тынычлык килешүе шартларын бозуы сәбәп булган диелә. 🔸Сарытауда хиҗаптан булган мөслимәгә һөҗүм иткән үсмер тоткарланган. Һөҗүм 25 октябрьдә ясалган. Җирле көллиятләрнең берсендә укучы Даниил 35 яшьлек мөслимәнең аркасына пычак белән суга һәм әлеге хәл турында мәгълүматны социаль челтәрдә тарата. Тикшерү белдерүенчә, мөслимә тиз арада хастаханәгә җибәрелә. Аның гомерен саклап калганнар. 🔸Русия дәүләт думасы диверсия өчен җинаять җаваплылыгы яшен 14 яшькә кадәр төшерүче канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән. Бу хакта "Ведомости" яза. Шулай ук канун өлгесендә балигъ булмаучыларны террор һәм диверсия эшенә җәлеп итү өчен гомерлек төрмә каралган. 🔸Төнлә Казан һава аланы вакытлыча ябылып торды. Аэропорт очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде. Иртә белән барлык чикләүләр алынды. @azatliqradiosi