Содержимое
🧕Торакны арендага мөселманнарга гына бирү турындагы белдерүләр Русия кануннарына каршы килә. Мәскәүнең Савеловский мәхкәмәсе Телеграм каналда урнаштырылган ике игъланны тикшергәндә шундый карарга килгән, дип яза ТАСС. Фатирларны арендага бирүче Телеграм-каналда "Щелковская" метро станциясе янында бер бүлмәле фатир һәм Мәскәү янындагы Дроздово авылындагы бер йортның арендага бары мөселманнарга гына бирелүе турында игъланнар чыккан булган. Бу постларга Мәскәү прокуратурасы игътибар иткән. Соңрак әлеге мәсьәлә мәхкәмәгә барып җиткән. Гаепләү ягы моны дини нигездәге дискриминация дип бәяләгән. Мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндергән. ▪️Элегрәк Русиядә мәхкәмә торакны арендага биргәндә милли һәм дини нигездә чикләүче игъланнарны тыйды. Берничә ел элек Русия төбәкләренең күпчелегендә торакны "славяннарга"гына бирәм дигән игъланнар таралган иде. @azatliqradiosi