Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Запорожьега һөҗүм итү нәтиҗәсендә 11 кеше яраланган. Дрон тулай торакка тигән. Төбәк җитәкчелеге сүзләренчә, бинаның берничә каты ишелгән. «Укрэнерго» хәбәр итүенчә, дрон һәм ракет һөҗүмнәре сәбәпле, күп кенә төбәкләрдә вакытлыча электр энергиясе өзелгән. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Саклану министрлыгына атом коралы сынауларын башларга кушты. "Башка илләрнең сынау програмнары сәбәпле, мин Саклану министрлыгына Атом коралы сынауларын башларга куштым", диде Трамп. 🔸Русиядә төнлә 11 һава аланы ябылып торды, шул исәптән Түбән Кама һәва аланында да очкычлар кабул ителмәде һәм җибәрелмәде. Күптән түгел ул яңадан эшли башлады. 🔸Русиядә доллар миллиардерлары саны арткан. Хәзер ил Британияне куып җиткән, дүртенче урынга чыккан. 2024 елда Русиядә аларның саны 8,5% артып, 128 миллиардерга җиткән. Әлеге миллиардерларның байлыгы 457 млрд доллар дип исәпләнә. Иң күп миллиардерлар АКШта, аннан соң Кытай һәм Германия килә. 🔸"Мелисса" давылы нәтиҗәсендә Куба, Һаити һәм Ямайкада ким дигәндә 30 кеше һәлак булган дип хәбәр итә AP News. Көчле җил һәм яңгырлар сәбәпле су ташу, җир шуышу башланган, йөзләрчә йорт җимерелгән. @azatliqradiosi