Содержимое
Көн язмасы. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне: татар һәм башкортның бүгенге сәяси тоткыннары 30 октябрь Русиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Кичә Русиядә һәм дөнья буйлап 111 шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу булды, "Исемнәрне кайтару" акциясе узды. Чара бүген дә дәвам итә. "Мемориал" берләшмәсе Русиядә сәяси репрессия корбаннары темасы белән шөгыльләнүче бердәндер оешма булды. Әмма 2022 елда ул ябылды, күп активистлар чит илгә китә алды. "Мемориал" "Сәяси тоткыннарга һәм сәяси эзәрлекләү корбаннарына ярдәм" программын булдырды. Алар фикерләре өчен төрмәгә утыртылган кешеләрнең хисапларын алып бара, аларга ярдәм итәр өчен адвокатлар ялларга тырыша. Аларның соңгы мәгълүматына күрә, сәяси сәбәпләр һәм нахакка гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән 4280 кеше бар. Шуларның 1118е рәсми рәвештә сәяси тоткын дип танылган. 460 кеше дини карашлары өчен эзерләкләнә, мәсәлән, Хизб ут-Тәхрир эше нигезендә 382 кеше төрмәдә утыра. Бу исемлеккә күз салсаң, аларның күбесе диярлек татар, башкорт, кырымтатар мөселманнары. Дини карашлары өчен, мәсәлән, Яһвә шаһитләре эше нигезендә 614 кеше сәяси тоткын дип исәпләнә. Русия Украинага бәреп кергәннән соң сугышка каршы фикерләрен әйтүчеләр дә барлыкка килде. "Мемориал" андый кешеләрне санап чыгарган, сугышка каршы фикерләрен әйтүче сәяси тоткыннар саны - 306. Калган сәяси репрессия корбаннары саны 1992 кеше белән исәпләнә. "Мемориал" алып барган исемлектә татар белән башкортлар да бар. Бүген без аларның берничәсен искә алабыз: ▪️Азат Мифтахов ▪️Айрат Дилмөхәмәтов ▪️Парвинахан Әбүзарова ▪️Фаил Алсынов ▪️Фазыл Вәлиәхмәтов Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi