TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29330

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры393Количество просмотров
Опубликован31 окт.31.10.2025, 08:06
Содержимое поста

Содержимое

❗️Мәскәүгә Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова янына баручы кырымтатарларны юлда дүрт тапкыр тоткарлаганнар. "Кырым теләктәшлеге" проекты сайты хәбәр итүенчә, Русия аннексияләгән Кырымнан Мәскәүгә баручы 16 кеше арасында күптән түгел тоткарланган мөслимә Эсма Ниметулаева, Эльвиза Алиева, Насиба Саидова һәм Фавзие Османованың ата-аналары, юрист Назим Шейхмамбетов һәм шулай ук кырымтатар аксакаллары бар. Алар кеше хокуклары вәкиленнән мөслимәләрнең ни өчен җинаять җаваплылыгына тартылуы, авыр шартларда тотылуы, хокуклары бозылуы турында сорашыр өчен юлга чыккан. Кырымтатарлар барган микроавтобусны юлда инде дүртенче тапкыр туктатканнар. Беренче тапкыр аларны Воронеж өлкәсендә туктатып, дүрт сәгать ярымнан соң гына җибәргәннәр, шуннан соң Липецки өлкәсендә алты сәгатьтән артык тотканнар. Өченче тапкыр Тула өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп тоткарлаган. Ул вакытта Эльвиза Алиеваның әнисенең хәле начарланган һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Дүртенче тапкыр Мәскәүгә барып җитәргә 120 чакрым калганда - Кашира шәһәр бүлгесендәге Колтово авылында сәгать төнге уникедә микроавтобусны туктатып, кырымтатарларга тәртип бозган очракта җаваплылыкка тартылу турында кисәтү кәгазе тапшырганнар. Дүртенче тапкырда куәт оешмалары вәкилләре битлекләрдән һәм коралланган булган. Тикшерү булачагын әйтеп кырымтатарларның паспортларын алганнар. Эт һәм кинолог килгән, машинадагы бөтен әйберләрне чыгарганнар. "Бер кешебезне сөйләшүгә алып киттеләр", дигән кырымтатарлар. ▪️Русия аннексияләгән Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова 15 октябрьдә сак астына алынды. ▪️Хәзерге вакытта аларны Кырым республика психиатрия хастаханәсенә япканнар. @azatliqradiosi