Содержимое
Заманында татар мөһаҗирләре чыгарган «Милли байрак» газетына - 90 ел Газет Кытайның Мукден шәһәрендә 1935 елның 1 ноябрендә чыга башлый һәм 1945 елга кадәр атна саен басыла. Аны татар язучысы, публицист, Идел-Урал дәүләтен төзү идеологларының берсе Гаяз Исхакый чыгара башлый. Шулай ук профессор Надир Дәүләтнең әтисе Ибраһим Дǝүләткилде, ǝнисе Рокыя Мөxǝммǝдиш (Дǝүлеткилде) дә бу эш белән шөгыльләнә. Соңрак Ибраһим Дǝүләткилде газетның мөхәррире була, әмма 1945 елда Совет xǝрбилǝре Мукденны (Маньчжурияне) басып алгач ирле-хатынлы икесе дә тоткарланып ун елга Гулагка xөкем ителǝ. Газет ябыла, типография тар-мар ителә. Газетта тугыз ел дәвамында милли аң, милли тәрбия, тарих, дин, гореф-гадәтләр, ана телен саклау турында мәкаләләр басыла. Ул күп илләрдәге татарларга тарала. Беренче фото - "Милли байрак"ны чыгаручылар Икенче фото - "Милли байрак"ның 7нче саны, 1941 ел @azatliqradiosi