Содержимое
Вологдада Явыз Иванга һәйкәл куелган. Әлеге патша Вологда кешеләрен аскан булган Вологда өлкәсендә Явыз Иванга һәйкәл урнаштырылган. Әлеге башлангыч белән өлкә губернаторы Георгий Филимонов чыккан. Ул Явыз Иванны урыс җирләрен киңәйтүче», «яхшы мәгънәдәге яулап алучы патша» һәм «урыс дөньясының символы» дип атаган. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 4 ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Вологда Кремле Явыз Иван әмере белән төзелгән. Патша төзелешнең озакка сузылуыннан ризасызлык белдереп, 1569 елның язында Вологда елгасы буенда эшне тоткарлауда гаепле дип табылган ун кешене асып үтергән. Аларның мөлкәте тартып алынган. Шул урынны Вологда халкы өч гасыр дәвамында «виселки» дип йөрткән. Элек губернатор Филимонов башлангычы белән Иосиф Сталинга һәйкәл куелган иде. Прокуратура аны сүтеп алу турында карар чыгарган, әмма бу карар әле гамәлгә ашырылмаган.