TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29368

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры440Количество просмотров
Опубликован4 нояб.04.11.2025, 08:01
Содержимое поста

Содержимое

4 ноябрь иртәсенә булган башка хәбәрләрне барлыйк: 🔹 Казанда Казан иконасы көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәре йөреше узды. Чара Благовещен соборыннан башланып, Крестовоздвиженская чиркәвендә тәмамланды. Кирмән тирәсендәге үзәк урамнар ябылып торды. 🔹 Русиядә ике яңа истәлекле дата билгеләнде: — 30 апрель — Русиянең азсанлы җирле халыклар көне, — 8 сентябрь — Русия халыклары телләре көне. Илдә рәсми рәвештә 270тән артык тел һәм диалект таныла, ә азсанлы җирле халыклар саны якынча 315 мең кеше тәшкил итә. 🔹 Түбән Новгоород өлкәсе Кстово шәһәренә дрон һөҗүме булган. Astra telegram-каналы язуынча, һөҗүм нәтиҗәсендә “СИБУР-Кстово” нефть-химия заводы һәм “Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез” НПЗ урнашкан сәнәгать мәйданында янгын чыккан, төнлә шартлаулар яңгыраган. 🔹 Германия канцлеры сүрияле качакларны ватаннарына кайтырга чакырды. «Хәзер Германиядә сыену бирү өчен нигез юк, шуңа күрә без депортация башлый алабыз», — диде канцлер Мерц. Ул сүриялеләрнең күпчелеге ихтыяри рәвештә илләренә кайтып, аны торгызуда катнашыр дип өмет белдерде. Рәсми мәгълүматларга караганда, август азагына Германиядә якынча 951 мең сүрияле яшәгән, шуларның 920се депортацияләнү исемлегенә кертелгән.