Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ президенты Доналд Трамп БМОның Иминлек шурасыәгъзаларына Газзә сызыгында халыкара көчләр булдыру турында резолюция өлгесен җибәрде. Көчләр ХӘМӘСне коралсызландыру һәм чикләрне саклау белән шөгыльләнәчәк. Мандат башлангыч чорда ике елга биреләчәк. Израил хакимиятләре халыкара көчләрдә Төркия хәрбиләре булуын теләми. 🔸ДДТ төркеме җырчысы Юрий Шевчук "ят агентлар" җырларын башкарган өчен Петербурда тоткарланган «Стоптайм» төркемен яклап Лондонда "Син ялгыз түгел" дигән җыр башкарды. Шевчук Петербур музыкантларын яклаган Русиядә яшәүче беренче җырчы. 🔸Билгесез дроннар сәбәпле, Бельгия һава киңлеге ябылып торды дип хәбәр итә Het Laatste Nieuws басмасы. Һава аланнары вакытлыча эшләмәде. Илнең эчке эшләр министры Бернар Кентен әлеге хәл сәбәпле Иминлек шурасын җыярга чакырды. 🔸Сургутта дача бистәсендәге ике катлы йортта чыккан янгында җиде кеше янып үлгән, аларның дүртесе балалар. Бер ир кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Йорт тулысынча янып беткән. 🔸Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 8,7% арткан. @azatliqradiosi