Содержимое
🇰🇵Төньяк Корея Русиягә тагын биш мең хәрби җибәргән Төньяк Кореядан биш мең хәрби сентябрьдә "инфраструктураны торгызу" өчен төзелеш эшләрендә катнашу өчен Русиягә җибәрелгән, тагын бер мең сапер миналарны чистарту белән шөгыльләнәчәк, дип яза Көньяк Корея парламентының күзләү комитеты мәгълүматларына сылтанып Yonha. Шул ук вакытта нинди инфраструктураны торгызырга җыенулары турында әйтелми. Көньяк Корея күзләве мәгълүматынча, Төньяк Кореяда Русиягә "өстәмә хәрбиләрне җибәрүгә әзерлек кысаларында даими рәвештә яңа кешеләрне җәлеп итү бара". Элегрәк Русия өчен Украинадагы сугышта Төньяк Кореядән ике меңләп солдат һәлак булуы әйтелгән иде. Көньяк Корея мәгълүматынча, хәзерге вакытта Русия-Украина чиге тирәсендә 10 меңләп Төньяк Корея хәрбие бар. ▪️Төньяк Корея җитәкчелеге солдатларының Украина сугышында Русия ягында катнашуларын быел апрель аенда рәсми раслады. ▪️Күптән түгел Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Украинага каршы сугышта Русия ягында катнашкан Төньяк Корея офицерларына бүләкләр тапшырды. @azatliqradiosi