Содержимое
Русиядә салым реформасы ятимнәргә һәм инвалидларга зыян китерәчәк 2026 елның 1 гыйнварыннан Русиядә өстәмә бәягә салым (НДС) 22 процентка кадәр күтәрелә. Моннан тыш, әлеге салым еллык кереме 10 миллион сумнан артык булган барлык оешмаларга кагылачак. Элегрәк НДС еллык кереме 60 миллион сумга кадәр булган ширкәтләргә кагылмый иде. Яңа НДС шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтүче НКОларга да кагылачак. Мәсәлән, ДЦПлы бала яки аутист үсмерне алыйк. Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы аңа канун нигезендә реабилитация уздырырга тиеш, әмма дәүләт үзәкләрендә урын юк, яисә андый үзәк теге яки бу шәһәрдә бөтенләй юк. Шуңа күрә министрлык бу хезмәтне махсус реестрга кергән хосусый сәүдәгә корылмаган үзәк аша сатып ала. Зуррак үзәкләр өчен 10 миллион сум күп акча түгел. Аннан артып китә икән, димәк ул 22 процент салым түләргә тиеш булачак. Хезмәт бәясен арттырырлар иде, әмма бу мөмкин түгел, чөнки тарифларны министрлык үзе раслый. Хәйрия оешмалары җитәкчеләренең кәефләре төшенке. Кемдер бу салым реформасына яраклашырга тырышачак, кемдер оешманы берничәнә бүлеп эшләп карарга тырышачак, кемдер дәүләт белән сөйләшеп караячак. Кыскасы, мөмкинлекләре чикләнгән меңләгән кеше һәм ятимне ярдәмсез калдырырга мөмкин. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.