Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸6 ноябрь Татарстан Конституция кабул ителгән көнне билгели. Татарстан Конституциясе 1992 елда Татарстан Югары шурасы тарафыннан кабул ителә. Татарстанда ул ял көне. Мәскәү таләбе белән Конституция күп тапкыр үзгәртелде. 🔸Волгоградта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Дрон бер торак йортка очып кергән, берничә фатир зыян күргән. Якындагы йортларның тәрәзәләре ватылган. 🔸Европа берлеге русияләргә күптапкырлы Шенген визаларын бирүне туктатырга җыена. Бу Русия ватандашлары бары тик бер тапкыр керү визасы гына ала алачак дигән сүз. Мультивиза бирүне чикләүләрне бу атнада ук кертмәкчеләр. 🔸Ютазы районының Димтамак авылындагы фермаларның берсендә кош кизүе чыккан, карантин игълан ителгән. «БИЗНЕС Online» язуынча, алты меңнән артык каз юк ителгән. Фермага чит кешеләр керү, кошларны алып керү һәм алып чыгу, ашлыкларны башка хайваннар өчен куллану тыелган. 🔸Татарстанда төнлә дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама һава аланы ябылып торды. Шулай ук Башкортстанда Уфа аэропорты да вакытлыча эшләмәде. @azatliqradiosi