TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29388

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры1,790Количество просмотров
Опубликован6 нояб.06.11.2025, 13:57
Содержимое поста

Содержимое

Татар шурасы Татарстанның Конституциясен искә алып мөрәҗәгать чыгарды Чит илдә оешкан яңа татар оешмасы — Татар шурасы 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать чыгарды. Үз социаль челтәрендә активистлар Татарстан республикасы, Русиягә кадәр, 1992 елда ук мөһим сүзләр язылган, халык референдумы белән ныгытылган документ кабул итте дип искәртә. Татар шурасы заманнар үзгәрәчәк һәм Татарстан Республика Конституциясе чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен яклап эшлиячәк дигән өмет белдерә һәм 1992 елда кабул ителгән, Путинның сәяси режимы вакытында үзгәртелмәгән чын Конституция өчен көрәшәчәк дип белдерә. — Без 1992 елда кабул ителгән чын Конституцияне торгызу өчен көрәшебезне дәвам итәчәкбез. Нәкъ шул документ мөһим, чөнки ул халык тарафыннан язылган, аның мәнфәгатен кайгыртып кабул ителгән. Анда "суверенитет", "дәүләтчелек", "республика", "ирек", "мөстәкыйльлек" төшенчәләре алтын хәрефләр белән беркетелгән. Аларны беркем дә ни юк итә алмый, тартып та, хокуксыз дип игълан да итә алмый, — диелә Татар шурасы белдерүендә. Бүген Татарстан Конституциясе көне. 1992 елда кабул ителгән бу документ бүгенге көнгә кадәр күп үзгәрешләр кичерде, ул гади төбәк кануны булып калды. Тулырак 👉монда укыгыз.