TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29390

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры481Количество просмотров
Опубликован7 нояб.07.11.2025, 06:20
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия президенты Владимир Путинга якын миллиардер Геннадий Тимченконың Gunvor ширкәте АКШ санкцияләренә эләккән "Лукойл"ның чит ил активларын сатып алу ниятеннән баш тарткан. АКШ финанс министрлыгы ширкәткә Путин Украина сугышын туктатканчы эшчәнлек алып бару өчен лицензия бирмәячәген әйткән. 🔸Русиядә яңа тәртип кертмәкчеләр, халыкара роуминг кулланучы, ягъни чит илдән кайтучының мобил интернетын һәм SMS-лар килүен 24 сәгатькә чикләмәкчеләр. Шундый ук чикләүләр сим картасы 72 сәгать эшләми торучыга да кертелә. Бу хакта "Коммерсант" яза. 🔸Башкортстан финанс министрлыгы бюджет дефицитын каплау өчен тагын ике миллиард сум күләмендә кредит алырга җыена. Моның өчен министрлык кредит бирәчәк банк эзли. 🔸14 ел дәверендә беренче тапкыр Трабзоннан килгән паромны тиешле документлары булмауга сылтап, Сочига кертмәгәннәр. Паромда 20 юлчы һәм 26 экипаж бар диелә. 🔸Парижда Израил филармония оркестры чыгышын өзәргә тырышканнар. Концерт вакытында тәртип бозучы петарда аткан. Музыкантлар төтен таралгач концертны дәвам иткән. Петарда җибәрүче тоткарланган. @azatliqradiosi