Содержимое
Еврокопа комиссиясе Русия ватандашларына күп тапкырлы Шенген визалары бирүне тыйды. Кагыйдә Европа берлеге илләренә генә түгел, Шенген киңлегенә кергән башка дәүләтләргә дә, мәсәлән, Швейцария һәм Норвегиягә дә, кагыла. Кабул ителгән карар нигезендә, күп тапкырлы виза бары тик аерым очракларда гына бирелә ала. Искәрмә итеп Шенген илләрендә яшәүче русияләрнең якын туганнары, шулай ук транспорт өлкәсендә эшләүчеләр керә. — Туганнарга күп тапкырлы визаны бер елга кадәр бирү мөмкин булачак, әгәр алар соңгы ике елда өч Шенген визасы алган һәм аларның шартларын бозмаган булса. — Диңгезчеләргә, йөк машинасы һәм автобус йөртүчеләргә, локомотив бригадаларына һәм башка транспорт хезмәткәрләренә күп тапкырлы виза 9 ай белән чикләнәчәк. Моның өчен аларның соңгы ике елда ике визаны дөрес файдаланган булуы кирәк. Кайбер очракларда күп тапкырлы визалар бәйсез журналистларга, хокук яклаучыларга һәм “диссидент” дип аталган кешеләргә дә бирелергә мөмкин. Карар Русиянең Украинага басып керүе, киберһөҗүмнәр һәм Мәскәү ягыннан визаларны шымчылык, пропаганда максатларында куллану ихтималы, һәм “миграцияне Русиянең коралга әйләндерүе” белән аңлатыла.