Содержимое
Русия халыклары телләре көне: күз буяу өчен булдырылган чираттагы бәйрәм Хакимият Русия халыклары телләре көне дип аталган яңа бәйрәм булдырды. Русия президенты Владимир Путин карары белән, ул ел саен 8 сентябрьдә билгеләнәчәк. Бу карар Русия Мәгариф министрлыгының милли телләрне укыту сәгатьләрен кыскарту һәм, гомумән, милли телләргә өзлексез басым вакытында кабул ителде. Милли телләр киселгән чорда шушы бер көн кертү вазгыятьне бер тамчы булса да үзгәртә алырмы? 💬 "Мондый инициативалар еш кына декоратив функция башкара: алар милли телләрне "кайгырту" күренешен тудыра, ә шул ук вакытта урыслаштыру процесслары дәвам итә. Мисал өчен, туган телләрне укыту сәгатьләре кими", ди Башкортстаннан социаль тикшеренүче, башкорт телендә AQYL сөйләшү клубларын оештыручы Илүзә Мөхәмәтйәнова. 💬 Журналист, тикшеренүче, From the Republics медиасын оештыручы Ләйлә Латыйпова фикеренчә, Мәскәү Кремленең милли телләргә караган соңгы башлангычларның барысы да соңгы арада популярлык казанган бу теманы "үз кулына төшерү", чын активлыкны киметү максатыннан башкарыла. Башка фикерләрне👉безнең мәкаләдә укыгыз.