Содержимое
Саклану министрлыгы белән килешү төзегән чит ил ватандашларын Русия башка дәүләтләргә бирмәячәк. Русия контракт төзегән чит ил ватандашларын җинаять җаваплылыгына тарту өчен башка илләргә тапшырмаячак. Бу хакта үз чыганакларына таянып «Ведомости» яза. Русиянең җинаять-процессуаль кодексына әлеге төзәтмәне кертүне хөкүмәт комиссиясе хуплаган. Төзәтмәләр Русия армиясендә һәм башка хәрби бүлекләрдә килешү нигезендә хезмәт иткән, шулай ук алар составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затларга кагылачак. «Ведомости»га Русия юристлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Игорь Черепанов аңлатуынча, мондый чаралар хәрби серне һәм башка мөһим мәгълүматны саклау максатыннан кертелә. Моннан тыш, контрактчыларны илдән чыгарып җибәрмәячәкләр, аларга 1000 сумнан алып 50 мең сумга кадәр штраф салачаклар яки 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итәчәкләр. Шулай ук бу кешеләрнең Русиядә калу срокларын кыскарту, яшәү рөхсәте бирмәү, Русиягә кертмәү тыелачак. @azatliqradiosi