Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ Сенаты тарихта иң озакка сузылган шатдаунны туктатырга мөмкинлек бирәчәк канун өлгесен кабул итте. Федераль хөкүмәт эшен 2026 елның 30 гыйнварына кадәр финанслауны дәвам итү турындагы өлгене 60 сенатор (52 республикан һәм 8 демократ) яклап тавыш биргән, ә 40 кеше каршы чыккан. АКШ хөкүмәте бер айдан артык өлешчә эшләмәде. Хәзер әлеге канун өлгесен республиканнар контролендә булган Вәкилләр пулаты расларга тиеш. 🔸Мәскәүдә беренче тапкыр хәрби хәлне бозу турында административ эш ачылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. 2023 елда кабул ителгән маддә 30 тәүлеккә кадәр сак астына алуны күздә тота. Мәскәү кешесен нәрсәдә гаепләүләре әйтелми. 🔸Сарытауда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ватандашлар инфраструктурасына зыян салынды дип белдерде өлкә губернаторы. Нечкәлекләре әйтелми. Кайбер мәгълүматларга караганда Сарытау нефть эшкәртү ширкәтендә янгын чыккан. Сарытау һава аланы ябылып торды. 🔸Казанда көллият студентының үзенең дустына пычак кадаганнан соң "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Русия Тикшерү комитеты башлыгы тикшерүне үз контроленә алган. 🔸Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген туры элемтә вакытында халык сорауларына җавап бирәчәк. Эфирны республика телеканалларында һәм социаль челтәрләрдә карап була. Башлана 19.00 сәгатьтә. @azatliqradiosi