TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29415

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры391Количество просмотров
Опубликован11 нояб.11.11.2025, 08:15
Содержимое поста

Содержимое

"Русиянең сугышка каршы комитеты" социаль челтәрендә фикер калдыру өчен штрафка тарта башлаганнар Ростов өлкәсендәге мәхкәмәләр Дондагы Ростовта яшәүче Алисә Анисимова һәм Батайскидан Галина Зазимконы биш мең сум штрафка тарткан. Аларны Русиядә "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашуда гаепләгәннәр дип яза куәт оешмаларына якын булган "Че по Ростову?" телеграм каналы. Беркетмә төзү сәбәбе итеп "Русиянең сугышка каршы комитеты" ("Антивоенный комитет России") телеграм каналында "Русиягә каршы" комментарийлар язу күрсәтелгән диелә. Шулай ук Анисимова һәм Зазимконы әлеге каналга язылуда да гаепләгәннәр, ди "Че по Ростову?" телеграм каналы. Әлеге мәгълүматның дөреслеген раслаучы документлар юк әлегә. "Агентство" телеграм каналы язуынча, мәхкәмә карарлары беркайда да басылмаган. Элегрәк тарату максаты булмаса, "теләнмәгән оешма" постлары астында фикер калдыру куркыныч дип саналмый иде. "Теләнмәгән оешма"ның материалларын тараткан, аңа язылган һәм комментарлар калдырган өчен нәрсә янаганы турында Азатлык Радиосы элек язган иде. 👉Тагын бер кереп укып чыгыгыз. @azatliqradiosi