Содержимое
Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында сөйләшү өчен Саха республикасына (Якутия) килде Татарстан Дәүләт шурасы вәкиллегенә республика парламентының вице-спикеры, республика рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, парламент депутаты Илшат Әминов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кергән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, көн тәртибенә социаль-икътисади мәсьәләләрдән тыш, тел сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук туган телләрне саклау һәм үстерү чаралары турында фикер алышу мәсьәләләре дә кертелгән. Татарстан вәкиллеге «Кәскил» 51нче балалар бакчасында, Якутскида «Айыы кыһата» мәктәбендә, «Саха» милли тапшырулар ширкәтендә һәм М.К. Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында булачак. Шулай ук Якутия Язучылар берлеге вәкилләре, «Айар» Милли китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашырга планлаштыра. ▪️Саха активистлары Русиядә милли телләрне укытуны киметү турындагы кануннарга үзгәрешләр кертүгә даими каршылыгын белдереп килә. Быел яңа уку елыннан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына бер генә дәрескә калу ихтималлыгы билгеле булгач та, беренче булып әлеге республика активистлары ризасызлык белдереп, Русия мәгариф министрлыгына хат язды. ▪️Саха Конгрессы урыс телен барлык халыклар өчен туган тел дип атауга каршы чыгарга өндәде. @azatliqradiosi