Содержимое
«Хизб ут-Тәхрир эше» фигуранты Тофик Абдулгазиев Русия колониясендә сукыр кала язуы турында белдерә 12 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән кырымтатар, «Хизб ут-Тәхрир»нең икенче Акмәкчет эше фигуранты Тофик Абдулгазиев күз күрүе кискен начарлануы турында белдергән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге»нә аның хатыны Алия Куртаметова сөйләгән. Күрү сәләте кинәт һәм тиз рәвештә октябрь аенда ук начарлана башлаган. Абдулгазиев күз табибын чакыртуларын сораган, ләкин белгеч әлегә аны карамаган. Тофик яндагы әйберләрне бөтенләй күрми, туры караганда да күренешләр томанлы. «Ашарга куелган тәлинкәне дә күрми. Телефонда номер җыю өчен ярдәм сорый, чөнки саннарны күрми. Тофик хатларны укый да, аларга җавап яза да алмый», дигән Алия Куртаметова. 2024 елның мартыннан башлап Тофик Абдулгазиев Чиләбе туберкулез төрмә хастаханәсенең №3 бүлекчәсендә тота. Аңа туберкулез диагнозы да куелган. 2022 елның маенда Дондагы Ростовның Көньяк хәрби мәхкәмәсе Абдулгазиевны 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Тоткарлануга кадәр Тофик Абдулгазиев «Кырым теләктәшлеге» иҗтимагый берләшмәсе активисты, тавыш операторы булган, «Кырым балачагы» проектында катнашкан. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны һәм аның белән бергә тоткарланган тагын дүрт кешене сәяси тоткыннар дип таныды.