Содержимое
Радий Хәбиров: Киләсе ел кайбер мәсьәләләрдә Башкортстан өчен иң авыр ел булачак Киләсе ел Башкортстан өчен актуаль проблемнарны хәл итү мөмкинлеге ягыннан иң авыры булырга мөмкин. Бу хакта турыдан-туры эфирда республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Бүген ул халык һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. Юлларның начар халәте турындагы сорауга җавап итеп, ул: «Әйтергә тиешмен: 2026 елда безнең республика өчен булган проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре ягыннан, күрәсең, иң катлаулы ел булачак. Чөнки без бюджетның иң зур дефициты белән керәбез», диде. Шулай да ул начар юлларны төзәтү өчен каралган акчалар тулысынча шул максатларга китәчәк диде, әмма «аның һичшиксез җитмәве»н әйтте. Ул халыкны бу чорны сабырлык белән чыгарга өндәде. Мисал итеп ул Сибай – Аҡъяр юлын китерде. Аны ике елда яңартырга җыенганнар иде, әмма эшләр дүрт елга сузылган. 2026 елда Башкортстанда якынча 900 км юл төзекләндерү ниятләнә, шуларның 130 километры иң авырлары, ягъни халык иң зарланганы дип санала. Моннан элек Корылтай 2026 ел бюджетының керем өлешен 314,2 млрд сум күләмендә, ә чыгымнарны 336,7 млрд сумлык итеп раслады. Киләсе елда республика казнасы дефициты 22,5 млрд сумга җитәргә мөмкин.