TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29421

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры480Количество просмотров
Опубликован12 нояб.12.11.2025, 06:01
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урамда җирдән акча төргәген алганда шартлау булып ун яшьлек баланың бармаклары өзелгән. Малайны хастаханәгә салганнар. Шаһитлар сүзләренчә, акча балалар мәйданчыгы янында яткан. Baza язуынча, төргәк эчендә кадаклар белән тутырылган шартлаткыч җайланма булган. 🔸Кичә Азәрбайҗан белән Грузия чиге буенда казага очраган Төркия саклану министрлыгының очкычында булган барлык 20 хәрби һәлак булган. CNN Türk язуынча, C-130 очкыч һавада ук шартлаган һәм аның калдыклары төрле урыннарга таралган. Фаҗига сәбәпле хәбәр ителми. 🔸Быелның гыйнварыннан алып октябрь азагына кадәр Русиядә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык арасында 392 кеше һәлак булган, аларның 22се - балигъ булмаган балалар. Бу хакта "Известия" басмасына Русия тышкы эшләр министрлыгы хезмәткәре Родион Мирошкин белдергән. Дипломат сүзләренчә, 3205 кеше төрле җәрәхәтләр алган. 🔸АКШ Газзә сызыгы янында зур хәрби ныгытма төзергә мөмкин. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә. Ул 10 меңләп кешегә исәпләнгән. Ныгытмада иминлекне тәәмин итәчәк халыкара хәрбиләр урнашачак диелә. 🔸Башкортстанда шикәр чире белән авыручыларга глюкозаны даими күзәтү өчен кирәкле җайланманы (датчик) бирүдән баш тарту очраклары арткан. Мондый хәл Русиянең җиде төбәгендә күзәтелә дип яза "Известия" басмасы. @azatliqradiosi