TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29422

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры539Количество просмотров
Опубликован12 нояб.12.11.2025, 07:58
Содержимое поста

Содержимое

❗️Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев тоткарланган Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаевны тоткарлаган. Бизнес Онлайн язуынча, иртә белән сорау алу өчен аны Тикшерү комитетына алып килгәннәр. Габделхаевны вәкаләтләрен арттыру һәм ришвәт алуда шикләнәләр. Басма үз чыганакларына таянып хәбәр итүенчә, Габделхаев бер авыл җирлеге башлыгына басым ясауда катнашуда шикләнелә. Узган ел ул җитәкчедән җир кишәрлеген арендага алу хокукын түрәгә якын булган фермер җитәкчесенә бирүне таләп иткән дип фаразлана. Әлеге ярдәм өчен Габделхаев 1,4 миллион сум ришвәт алган булуы ихтимал, дип белдерә икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе. ▪️Габделхаевка 41 яшь. Әлеге вазифада ул 2022 елдан бирле эшли. Аңа кадәр өч ел буе район башкарма комитетын җитәкләде. Ул вакытта Актаныш башлыгы Энгел Фәттахов иде. #Татарстан @azatliqradiosi