Содержимое
“Э” үзәге хезмәткәрен полиция вәкилләре кыйнаган Русия эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы идарәсенең экстремистик оешмаларга каршы торуның Ярославльдәге бүлегенең элекке җитәкчесе Иван Репин узган елның октябрендә тоткарланды. Аны зур күләмдә ришвәт алуда гаепләделәр. “Җәмәгать вердикты” язуынча, тоткарлау вакытында полиция хезмәткәрләре Антон Коваленко һәм Артем Федюкин аны аңын югалтканчы каты итеп кыйнаган һәм чүпрәк белән буган. Шул ук вакытта Репин үзе дә элегрәк кешеләргә көч куллану турында шикаятьләрдә телгә алынды. Аерым алганда ул сугышка каршы чыккан экоактивисты Андрей Акимовны тоткарлауда катнашты. Акимов полиция вәкилләренең үзен кыйнавын, диварга сугуларын һәм кул богауларына элеп куюларын әйтте. Газаплаучылар арасында ул Репинның исемен дә атады. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi