Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹АКШ хөкүмәте эшен яңадан дәвам итә. Иң озакка, 43 көнгә сузылган шатдаун тәмамланды. Дональд Трамп ике айлык вакытлы бюджетка кул куйды — бу федераль оешмаларга эшкә кайтырга мөмкинлек бирәчәк. Ә шул арада Конгресс тулы күләмле бюджет канун өлгесен әзерләячәк. 🔹G7 илләре Русиягә икътисади басымны көчәйтә һәм Мәскәүгә хәрби гамәлләрне финанслау мөмкинлеге тудырган илләр һәм оешмаларга карата өстәмә чикләүләр кертү мөмкинлеген карыйю Бу хакта «Җиделек илләре» тышкы эшләре министрлары очрашуыннан соң әйтелде. 🔹АКШ Русиягә Маҗарстандагы атом электр станциясен төзеп бетерергә рөхсәт итте. 🔹Венесуэла АКШ хәрби көчләренең Кариб диңгезендә активлыгы артуга җавап итеп зур күләмле мобилизация игълан итте, дип яза CNN. Илнең җир, һава, диңгез һәм резерв гаскәрләре чәршәмбегә кадәр дәвам итәчәк күнегүләрдә катнашачак. 🔹Оренбурда күпфатирлы йортның түбәсе янып беткән, 200дән артык кеше эвакуацияләнгән.