TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29435

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры434Количество просмотров
Опубликован13 нояб.13.11.2025, 11:08
Содержимое поста

Содержимое

«Роскачество» акыллы колонкалар янында шәхси темаларга сөйләшмәскә киңәш итте. Бу җайланмаларның эш принцибы тирә-як тавышны даими рәвештә анализлауга корылган, шуңа күрә шәхси сөйләшүләрнең конфиденциальлеге бозылырга мөмкин, дип сөйләгән ТАСС агентлыгына «Роскачество»ның Дигиталь экспертиза үзәге җитәкчесе Сергей Кузьменко. «Һәр тавыш теркәлеп, кулланучының кызыксынулары, көндәлек гадәтләре, хәтта кая барулары турында мәгълүмат җыелырга мөмкин», – дигән ул. Кузьменко сүзләренчә, акыллы җайланмалар кешеләрнең сөйләшүләрен даими рәвештә яздырмый һәм тапшырып тормый, ләкин ул колонканы кулланмаган вакытта микрофонны сүндереп торырга, гаджетка бирелгән рөхсәтләрне тикшереп барырга киңәш иткән. Шулай ук ул ноутбук камерасын ябарга да тәкъдим иткән. 2024 елның августында ФСБ «Яндекс»тан «Алиса» системы белән акыллы йорт кушымтасына читтән торып тәүлек буена кереп тору мөмкинлеге бирүне таләп иткәнлеге билгеле булды. Ә 2023 елда ширкәт үзе дә аларның акыллы колонкасы сервисларның дөрес эшләвен тикшерү өчен кайвакыт очраклы рәвештә берничә секундка кеше сөйләшүен тыңлап алырга мөмкин дип белдерде.