Содержимое
Башкортстан Югары мәхкәмәсе журналист Ольга Комлевага 12 ел колония хөкемен раслады 13 ноябрьдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе RusNews журналисты, Навальный штабының элекке волонтёры Ольга Комлеваның 12 ел колония мөддәтен гамәлдә калдырды. Журналист мәхкәмә залына аны якларга килгән кешеләргә: "Минем бар да яхшы", – дип әйтергә өлгергән. Бу хакта RusNews хәбәр итте. Быел 29 июльдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Моңа өстәп, Комлевага бер елга иреген чикләү җәзасы билгеләнде, ул сайтлар эчтәлеге белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм ителде, шулай ук аңа биш ел дәвамында җәмәгать чараларын оештыру һәм аларда катнашу тыелды. Журналист "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" һәм "хәрби фейклар таратуда" гаепле дип танылды. Быел сентябрьдә ул тикшерү изоляторында тавышы югалыу турында белдергән иде. Тулырак 👉монда укыгыз.