Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Татарстан белән Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде, һава аланнары ябылып торды. Әлеге вакытта Уфа, Казан, Бегиш һава аланнары эшли. 🔹Киевка ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 25 кеше яраланган. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте белдергәнчә, коткаручылар 40тан артык кешене саклап калган, ким дигәндә сигез күпкатлы торак йортка зыян килгән. 🔹Украина дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә Новороссиескта «Шесхарис» нефть комплексы, яр буендагы корылмалар, сивил кораб, шулай ук биш торак йорт зыян күргән, дип белдерә шәһәр мэры һәм төбәкнең оператив штабы. Яраланучылар да бар диелә. 🔹АКШ саклану министры Пит Хегсет «Көньяк сөңге» операциясе башлануын игълан итте. Аның сүзләренчә, максат — «наркотеррорчыларны безнең ярымшардан читкә куу һәм ватанны наркотиклардан саклау». Операциянең нечкәлекләрен ул ачмады. Соңгы атналарда АКШ Венесуэла ярларында зур хәрби көч туплады.