Содержимое
Татарстан шәһәрләрендә 2026 елдан җәмәгать транспорты бәясе күтәрелә Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 2026 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү бәясе 46 сумга кадәр артачак. Ә айлык билет алган очракта бер тапкыр юл бәясe 36 сум булачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар дәүләт комитеты телеграм-каналында хәбәр ителде. Барлык ташламалар да элеккечә тулы күләмдә саклана. Мөслим, Нурлат, Лениногорски, Зәй һәм Актанышта бер билет бәясе 33 сум итеп билгеләнгән. Зәй һәм Түбән Кама районнарында шәһәр яны транспортында бер километр өчен тариф — 3,68 сум. Республиканың калган районнарында исә 2025 елгы тарифлар үзгәрешсез кала. Казанның юлчылар ташучы ширкәтләре юл бәясен 49 сумга күтәрүне, шулай ук ташламалы пассажирлар өчен бюджеттан бирелүче компенсацияне 33 сумнан 49 сумга кадәр арттыруны сораган иде. Казан, Әлмәт һәм Түбән Камада юл бәяләре соңгы тапкыр бер ел элек — 2025 ел башында күтәрелде. Быел Казанда юл бәясе 43 сум, ә Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә — 40 сум. Тулырак 👉монда укыгыз.