TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29443

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры497Количество просмотров
Опубликован14 нояб.14.11.2025, 15:54
Содержимое поста

Содержимое

Бүген Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәевны10 гыйнварга кадәр сак астына алу карары чыгарды. Габделхәевны 12 ноябрьдә тоткарланды. Ул вазифа вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда шикләнелә. Бизнес Онлайн язуынча, Габделхәев Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъдановка басым ясаган булырга мөмкин. Имеш, Габделхәев үткән ел аннан авыл биләмәсендәге җир кишәрлеген фермерлык хуҗалыгы хуҗасы Армен Бакоян файдасына тапшыруны сораган. Бакоян быел мартта кулга алынды. Куәт оешмалары мәгълүматынча, 2024 елның көзендә Бакоян, Радик Шәрифуллин һәм Рамзик Давришев исемле кешеләр саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр аша акча эшләгән: алар тормыш авырлыгына тарыган, хәрби хезмәткә яраклы ирләрне эзләшкән. Андый намзәтләрне эшкәртеп, сугышта катнашу өчен контракт төзергә күндергәннәр. Тикшерү комитеты фаразлавынча, кайберләрен хәтта көчләп диярлек хәрби комиссариатка алып барганнар, «хәрби хезмәткә этәргәннәр». Моннан тыш, алар контракт төзүчеләрнең банк хисапларын алып, Русия саклану министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәтенең бер тапкыр бирелүче түләүләрне дә үзләштергән. Тикшерү шуны да ачыклаган: аларны, имеш, яралану яки һәлак булу очрагында гаиләләргә тиешле түләүләр дә кызыксындырган. Тикшерү барышында ачыкланганча, яңа контрактчыларның «кичекмәстән никах теркәү» эшен Илшат Габделхәев җайлап торган — егетләрне нәкъ Актаныш районы ЗАГСында өйләндергәннәр. Тикшерүчеләр фикеренчә, шул ярдәмен өчен район хакимияте башлыгы урынбасары 1,4 миллион сум күләмендә ришвәт алган булырга мөмкин.