Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Харьков өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 17 яшьлек кыз һәлак булган, тугыз кеше яраланган дип хәбәр итте өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Олег Синегубов. 🔸Сишәмбегә каршы төндә Донецки өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә Зуевский һәм Старобешевский җылылык электр станцияләренә зыян салынган. "ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин хәбәр итүенчә, кайбер җирлекләрдә электр энергиясе өзелгән. 🔸Украина Франциядән якынча 100 хәрби очкыч һәм заманча һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) сатып алачак. 🔸Русия президенты Владимир Путин медицина уку йортларын тәмамлаучы студентларны өч ел дәүләт оешмаларында эшләргә мәҗбүр итә торган канунны имзалады. Табиблар һәм студентлар бу башлангычны тәнкыйть итә. 🔸Русиядә нефть бәясе соңгы 2,5 елда иң түбән дәрәҗәгә төште. Бу хәл АКШның "Роснефть" һәм "Лукойл"га санкцияләре кертүеннән соң күзәтелә. Чикләүләр 21 ноябрьдә гамәлгә керә. 🔸Татарстанда 03:41 сәгатьтә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде, һава аланнары ябылмады. @azatliqradiosi