TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29489

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры439Количество просмотров
Опубликован19 нояб.19.11.2025, 13:16
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: 18 яшьлек Булат Шәяхмәтовны сугышка җибәрү өчен хәйләләп контракт имзалатканнар: әти-әнисе улларын кайтару өчен тырыша Стәрлетамак көллиятенең өченче курс студенты Булат Шаяхмәтов бераз акча эшләп алу нияте белән өеннән чыгып китә. Соңрак егетнең Донецки өлкәсендәге Русия армиясенең 137нче бригадасында булуы ачыклана. Егетнең анасы Эльвира Шаяхмәтова фикеренчә, аның улын ялган юл белән контракт имзалатып сугышка җибәргәннәр. "Октябрь ахырында Дима һәм Зәринә исемле кешеләр улымны һәм көллияттәге башка үсмерләрне акча эшләргә өндәгән. Алар "СВО"га (Махсус хәрби операция — Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атауны сорый) барырга теләгән, әмма сәламәтлеге сәбәпле тикшерүне үтә алмаган кешеләр өчен анализлар тапшыруны сораган һәм моның өчен яхшы акча вәгъдә иткән. Булат ризалашкан", дип сөйли Шәяхмәтова. Ана сүзләренчә, 2 ноябрьдә Булат Дима һәм Зәринә белән Уфага киткән. Булат иртәгә кичкә кайтам дигән. Әмма икенче көнне Шәяхмәтова телефон геолокациясе буенча улының Уфада түгел, ә Екатеринбурда булуын күргән. Шалтыратып ни өчен шулай ерак китүе белән кызыксынган. Улы: "Барысы да яхшы. Эшемне тәмамлыйм да кайтам" дигән. Боларны Шәяхмәтова "Вот так" басмасына сөйләгән. Соңрак ачыкланганча, Дима белән Зәринә Булатны өченче кешегә - Эдуард исемле ир-атка тапшырган. Ана кеше әйтүенчә, улы: Кайда барабыз? дип сорагач, Булатка: "Күбрәк акча түли торган җиргә" дип җавап биргәннәр. 3 ноябрь төштән соң Булат белән элемтә өзелгән. Ана кеше улының барлык дусларын аякка бастырган, тик беркем Булатның кайдалыгын белмәгән. Икенче көнне ата-ана полициягә мөрәҗәгать иткән. Кич белән аларга үзен Эдуард дип таныштырган ир кеше шалтыраткан. "Кычкырды, сүгенде һәм: "Улыгыз контрактт имзалады", диде. Ачыкланганча, Булатның шәхси әйберләрен алганнар һәм ялганлап контракт имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Аңа анализлар өчен кул куясың дип контракт имзалатканнар, ди егетнең әнисе. Контракт имзалатуларыннан соң, Булат исеменә аның паспорты буенча банк картасы ачалар, ә шәхси кабинетын чит телефон номерына бәйлиләр. Булатның әти-әнисе улларына контракт имзалатучылар алдау юлы белән акча эшләүче төркем дип саный. Хәзер алар контрактны гамәлдән чыгару өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырыша. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi