TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29491

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры470Количество просмотров
Опубликован20 нояб.20.11.2025, 06:01
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 ноябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Татарстанда дрон һөҗүме куркынычы игълан ителде һәм ул өч сәгатьтләп дәвам итте. 🔹АКШ Русия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру планын әзерләгән. Аны берничә медиа чарасы чыгарды. Планга, аерым алганда, Донбассны Русиягә бирү, АКШның Кырымны һәм Донбассны Русиянеке дип тануы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә фронт сызыгын туңдыру, Украинада урыс теле рәсми тел булырга тиешлеге һәм башкалар кертелгән. Кайбер журналистлар моны "Украина капитуляциясе" дип атады. 🔹Рязаньга төнлә Украина дроннары һөҗүм иткән. Губернатор әйтүенчә, «бер ширкәт җирлегендә ут чыккан». Сүз, ихтимал, Рязань нефть эшкәртү ширкәте турында бара — аңа моңарчы да дрон һөҗүм иткән иде. 🔹Кичәге Русия һөҗүменнән Тернопольдә һәлак булучылар саны 26га җитте. Коткаручылар фаразлавынча, тагын шулкадәр кеше җимерекләр астында калырга мөмкин. 🔹Сенатор Линдси Грэм АКШ президенты администрациясенең Русиягә каршы яңа чикләүләрне хуплавын хәбәр итте. Санкцияләргә, аерым алганда, Русия ураны, газы һәм нефте белән сату итүче илләрдән кертелә торган тауарларга 500 процентка кадәр өстәмә җыемнар кертү дә керә. 🔹Үзәк Вьетнамда көчле су басудан 16 кеше һәлак булган. Өч көн эчендә анда 1500 миллиметрдан артык яңгыр яуган. Яңгырлар туктамаганга, хәл тагын да авырлашырга мөмкин.