TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29492

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры476Количество просмотров
Опубликован20 нояб.20.11.2025, 08:34
Содержимое поста

Содержимое

ШаянТВ - татарча Netflix. Балалар телеканалының яңа сайтында мультфильмнар һәм тапшыруларны онлайн карарга мөмкин ТНВ телеширкәтенә караучы ШаянТВ балалар өчен татарча телеканалның яңа сайты эшли башлады. Ул стриминг платформа кебек булдырылган. Анда татар телендәге мультфильмнар һәм тапшыруларны тулысынча карарга мөмкин. Әлеге вакытта сайтта "Смешариклар", Фиксиклар", "Гаҗәп Тодли" кебек күп кенә мультфильмнар бар. Аларны чит илдән дә карап була. ТНВ ширкәте мөдире Илшат Әминов яңа сайтны "татарча Netflix" дип атады. Ул тулысынча бушлай һәм анда реклам юк. Каналның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу каналда үсеп килүче яшь алып баручы, блогерларны тагын да таныту өчен платформа да булачак. Анда алар үзләре көндәлек блогларын алып барачак. Платформа мобиль версиягә дә көйләнгән. Киләчәктә платформага телеширкәт архивларын да салмакчылар, шул исәптән клиплар, документаль кино һәм концертлар язмаларын. Татар халкының аудио-видеога яздырылган мәдәни мирасын саклау мәсьәләсе Татарстанда әледән-әле күтәрелеп тора. Материалларның бер өлеше инде югалган, ә калганы халык өчен ачык түгел.